Авылыбызда элеке еллардан ук бер күркәм гадәт, авыл ир-атлары җыелышып өмә ясап, авылыбызның зияратын чүп-чардан ауган агачлардан чистарту яшәп килә. 1нче май көнне дә авылыбыз ир-атлары һәм бала-чагалары да бу чарада актив катнашты. Ауган агачларны кисеп,җыештырып зияратны тәртипкә китерделәр.Ахырдан барча жыелган халык коръән укып, вафат булган әби-бабалар, ата-аналар һәм ир-кыз туганнарының рухына багышлап дога кылдылар.
|