Душамбе, 29.04.2024, 16:43
Вы вошли как Кунак | Группа "Гости" | RSS
Главная | | Мой профиль | Выход
» Меню сайта
» Категории раздела
» Наш опрос
Сез кайдан буласыз?
Всего ответов: 1930
» Статистика

Онлайн барысы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0

» Форма входа
Главная » 2007 » Декабрь » 20 » КОРБАН ГАЕТЕ
КОРБАН ГАЕТЕ
10:05

КОРБАН ГАЕТЕ
Бүген 20 декабрь көнне авылыбызның җәмигъ мәчетендә кобан гаете булып узды. Сәгать 7 дә авылның түбән очыннан күрше Пүкәл авылы мөэминнәре һәм авылның түбән очында яшәүчеләре рәт-рәт тезелеп тәкбир әйтеп менделәр. Мәчет йөзгә якын авылдашларны һәм кунакларны сыйдырган иде. Вәгаз белән башланып киткән бәйрәм иртәнге намаз белән дәвам итте. Намаздан соң мөэмминнәр тәсбих һәм якыннарның рухларына дога кылдылар. Айнур хәзрәт Гает намазына әзерләнгән арада авылның мәзине мәчет эшләре буенча халыкка отчёт белән чыкты.Маулет абый сүзләренә караганда быел җыелган хәер акчасы 12 мең сум булган,алар мәчетне буяуда, идәнне ныгытуга, ике як бүлмәне бүлергә һәм мәчетнең ихтияҗларына кулланылган. Соңрак тугыз туларга 15 минутта гает намазы укылды һәм имам халык белән бергә тәкбир әйттеләр. Бәйрәм ахырында җыйналган халык мәчеткә үз өлешләреннән ярдәм итеп сәдака бирделәр, сәдакаларга дога кылынды.Мәчеттән таралышканда елдагыча  хуҗалык ипи пешерү бинасында(мәчет белән рәттән)Тәнзилә Һәм Гөлүсә апайлар хәр халыкны бәйрәм уңаеннан җылы коймак һәм чәй белән сыйладылар. Бәйрәм биктә күтәренке рәвештә үтте.
Барыгызныда бәйрәмнәр белән!!!
Просмотров: 2004 | Добавил: Призидент | Рейтинг: 4.0/1 |
Всего комментариев: 0

Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
» Поиск
» Календарь
«  Декабрь 2007  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
     12
3456789
10111213141516
17181920212223
24252627282930
31
» Архив записей
» Друзья сайта

Olujaz.ru © 2024
 Каталог сайтов Республика Татарстан - Каталог сайтов Tatarstan.Net - все сайты Татарстана Rambler's Top100 Яндекс цитирования