Душамбе, 29.04.2024, 19:31
Вы вошли как Кунак | Группа "Гости" | RSS
Главная | | Мой профиль | Выход
» Меню сайта
» Категории раздела
» Наш опрос
Сез кайдан буласыз?
Всего ответов: 1930
» Статистика

Онлайн барысы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0

» Форма входа
Главная » 2007 » Декабрь » 18 » 20 декабрь -Корбан бэйрэме
20 декабрь -Корбан бэйрэме
12:57
21:04

"Раббың ризалыгы өчен намаз укы һәм корбан чал”

Коръән:108;2

Бер урында яшәгән һәм азат булган рәвештә хаҗәтеннән артык көмеш нисабы кадәр малы ягъни корбанлык алырдай мөмкинлеге булган һәр мөселман кешегә 10 нчы зөлхидҗәдә Гайд-Корбан  намазыннан соң үзе вә гайләсе өчен бер корбан чалып җәмәгатьләрне, дусларны һәм дә фәкыйрләрне хөрмәт кылу ваҗиб- тиешледер.

Корбан 10 нчы зөлхидҗәдә чалынмыйча калса 11-12нче зөлхидҗәдә чалу да дөрес булыр. Ләкин 12нче зөлхидҗәдә кояш батканнан соң дөрес булмас.

Вакытында чалынмыйча калган корбанлыкны яки шуның бәһасе кадәрле акчаны да факыйрләргә сәдака итеп бирергә тиешле булыр.

Корбан бер гыйбәдәт булганга күрә, корбан өчен чалыначак малның барча агьзалары сәламәт вә үзе симез булса яхшырактыр.

Бер яки ике күзедә сукыр булган, бик ябык , аксак, тешлзренең яртысы төшкән,колагының яки койрыгының күп өлеше яки бөтенләй булмавы,борны яки теле киселгән, бик авыру булган,мөгезләре сынган хайваннар корбанлыкка ярамаслар.

Корбанны кеше үзе чалса хәерлерәк ләкин берәр сәбәп белән чала алмаса ул аны мөселман булган намаз үтәүче башка берәүгә дә башкарта ала. Корбан чалучы “Әй Раббым ошбу корбан Синнән һәм синең ризалыгың өчен Фәлән улы Фәләннән”, дип әйтеп хайванны сул ягына яткырып кыйбла тарафына каратып башын әз генә күтәреп “ Бисмилләһи Аллаһу Әкбәр” диеп бугазыннан үткен пычак белән суеп җибәрә. Әмма корбан чалучыга хакын корбан ите белән түләү дөрес булмас.

Корбан өчен куй, сарык, кәҗә,сыер вә дөя кебек икешәр тояклы хайваннар гына чалыныр. Ат, тавык , каз кебек хайваннарны корбан кылу дөрес түгел.

Корбан өчен сарык һәм кәҗәнең яше бер ел сыер өчен 2 ел һәм дөягә 5 яшь булу тиешле зур һәм симез булса 6 айдан арткан куй вә сарыкны чалу дөрес булыр, кәҗәне ярамас.

Хәлле кешегә итне өч кисәккә бүлеп, бер өлешне фәкыйрьләргә өләшү, икеннче өлеше белән кунакларны хөрмәт кылу вә өченче өлеше илә өй җәмәгатьләрен хөрмәт кылу хәерледер.

Байлыгы булмаган кешегә  өй җәмәгатьләрен генә хөрмәт кыйлу да дөрестер.

Корбанның тиресен яки сатып акчасын бер фәкыйрьгә бирү сәдака итү тиешледер. Акчасын үз кирәгеңә тоту дөрес түгелдер.Әмма сатмыйча күн ясату яки иләтеп куллану дөрестер.

Сыер вә дөя кебек зур хайваннарны 7 кешегә чалу дөрестер. Ләкин шулар арасыннан берәр кеше корбан ниятеннән булмыйча ит алу ниятеннән булса бер кешенең дә корбаны дөрес булмас. Корбан итен булгәндә кисәкләп түгел ә килолап үлчәп бүлешү тиешледер. Тере кешеләр белән үлгән кешегә дә бер корбанлыкны ниятләү шобһәледер.

Үлгән кешеләр исеменнән бер корбан чалу да хәерле һәм аның әҗерен шул вафат булган кешегә багышлап кую дөрестер.

Корбан  иясе корбан чалынгач ике рәкагәть намаз укып : “ Әй Раббым ошбу корбанны Фәлән улы яки кызы Фәләннән кабул кыл корбанлыгыннан разый бул иманнарын арттыр ныклы кыл белеп вә белмичә кылган гонаһ вә хаталарын гафу кыл изге эшләргә якын кыл гонаһлы эшләрдән ерак кыл” . дип дога кылып куйса хәерле булыр.

Корбан чалу сәфәрдә булучыларга һәм балигъ булмаганнарга важиб түгел.

Корбан өчен алынган хайванның йонын алырга, утырып йорергә сөт саву өчен тотарга һәм көндәлек мәшакәтләр өчен куллану ярамый.

Хайван җан биргәнче аны тунарга да ярамый.

Корбан хакыйкать юлында бер фидакәрлек, Аллаһ Тәгалә биргән нигьмәтләргә өчен шөкрана кылу.

Әгәр мөселман кешесе ихлас күңелдән корбан чалса,кыямәт көнендә моның кат-кат әҗерен күрәчәк. Пәйгәмбәребез(с.г.в.)бу хакта;- “Адәм баласы, Корбан бәйрәмендә корбан чалып Аллаһ каршында зур мәртәбәгә ия була. Хайванның каны җиргә тамганчы корбан кабул ителгән булыр. Корбанны пакь һәм саф калеб белән Аллаһка тәкъдим итегез” ди.

Корбан гаете Аллаһ раббымызга якынаю бәйрәме. Ибраһим галәйһиссәлам  һәм улы Исмагыйль галәйһиссәлам  аша безгә такьвалык, вөҗдан сабагы биргән. Ошбу мөбарәк көннәрдә Аллаһу Тәгаләгә якынаюга тагында зур мөмкинлекләр бирә.

Корбан бәйрәме көнендә барча мөселманнарның калебе–күңеле дуслык, туганлык, сөю, хөрмәт, кызгану бер-береңә булышлык итү һәм шәфкать хисләре белән тула. Ул көнне ачу вә нәфрәтләр юкка чыга, дошманлык вә үпкә хисләре бетә. Ата-аналар һәм балалар, туганнар һәм дус ишләр, күршеләр вә хезмәттәшләр- һәммәсе дә бер-берен изге бәйрәм белән тәбрик итә.

Җәмгыяттә байлар һәм урта хәллеләр белән бергә айлар буена ит ашамаган кешеләр дә бар. Нәкъ менә шундый кешеләр өчен Корбан бәйрәме чын мәгьнәсендә Аллаһы Тәгаләнең зыяфәте аш мәҗлесе булып тора. Бу Илаһи зыяфәт такы-токы яшәгән кешеләрнең күңелен күтәрә. Шул рәвешчә, җәмгыяви гаделлек төшенчәсе халык күңелендә күберәк урын ала.

Аллаһ  Тәгалә ризалыгы өчен чалынган корбаннарыбыз кешеләрнең күңелләрендәге үпкә рәнҗешләрне юып алып китсен. Алар урынына мәхәббәт һәм кардәшлек хисләре биләсен!

Аллаһ Раббыбыз хаҗ кылучыларга да ярдәмен вә хаҗ савабын насыйб итсен. Эшләребезгә ярдәм, күңелләребезгә канат, җаныбызга дәрман, холкыбызга сабырлыклар бирсен.

Күңел түрләребезгә, өйләребезгә,  гайләләребезгә, мәхәлләләребезгә, газиз Ватаныбызга һәм барча галәмгә Аллаһ Җәнәбел Хак муллык вә сәгадәт тынычлыклар насыйб әйләсен.

Вәссәләму галәйкүм вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкәтүһү.

Үзең укы һәм башкаларга да укыт.

Кешеләргә акыллы киңәш бирү, күңелләренә дәва салу саваплы эш.

Просмотров: 4210 | Добавил: Призидент | Рейтинг: 4.7/3 |
Всего комментариев: 1
1 ybxnplwh  
0
pqakudjf


Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
» Поиск
» Календарь
«  Декабрь 2007  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
     12
3456789
10111213141516
17181920212223
24252627282930
31
» Архив записей
» Друзья сайта

Olujaz.ru © 2024
 Каталог сайтов Республика Татарстан - Каталог сайтов Tatarstan.Net - все сайты Татарстана Rambler's Top100 Яндекс цитирования