Якшэмбе, 28.04.2024, 09:01
Вы вошли как Кунак | Группа "Гости" | RSS
Главная | | Мой профиль | Выход
» Меню сайта
» Категории раздела
» Наш опрос
Сез кайдан буласыз?
Всего ответов: 1930
» Статистика

Онлайн барысы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0

» Форма входа
Главная » 2007 » Октябрь » 29 » Олыяз авлынын ин куркэм гайлэлэренен берсе...
Олыяз авлынын ин куркэм гайлэлэренен берсе...
22:38
 
"Ясирнекеләр"

Быел Олыяз авылына Сабантуйга баргач Рушан, Илнур, Булат, Заһир һәм Таһир - бертуган Нәгыймовлар әйләндереп алды. Шулвакыт укытучым Мәдинә апа Исламованың: "Олыяз авылына килен булып төшкәч, күршебездә яшәүче Ясир абый белән Гыйззениса апаның балаларын әнкәй үзенекеләргә үрнәк итеп куя иде. Ясирнекеләр аракы эчми, тәмәке тартмый, вакытын урамда бушка уздырмый", - дигән сүзләре искә төште. Дөрестән дә, аларның һәркайсы ир уртасы булсалар да, йөзләреннән яшьлек чибәрлекләре китмәгән, янәшәләрендәге җәмәгатьләре дә берсеннән-берсе матурлар.

Ясир абый белән Гыйззениса апаның бергә гомер итә башлауларына быел апрель аенда илле ел булган. Әлеге истәлекле вакыйга Олыяз мәдәният йортында зур кичә итеп билгеләнеп үтелә. Шушы пар канатлы гаилә белән якыннанрак танышу теләге безне аларның тау башында яшеллеккә күмелеп утырган йортларына китерде.

Хуҗалыкта баш бухгалтер булып эшләүче Таһирның җәмәгате Гөлсинә ханым озата барды. Ишегалдына кергәч:

- Әни, кунак алып килдем,-дип дәште килене. Җитмеш биш яшен түгәрәкләгән Гыйззениса апа карлыган җыеп утырган куак төбеннән күтәрелеп:

-Рушаным кайттымы әллә,-дип яктырылып бакчадан чыкты. Аның артыннан озак та үтмәде, карлыган тулы чиләген тутырып Ясир абый да күренде.

Бергәләп өйгә уздык. Алты баланы канат очырган төп нигез. Яр Чаллыда яшәүче Илнурларының тугызынчы сыйныфта укучы уллары Марат җәйге ялны авылда - әби-бабайсы янында үткәрергә кайткан.

-Келәттән салынган йортка килен булып төшкән идем. Заманына күрә туй да ясадык. Әнкәй умач уып аш пешергән, чәй янына читтә яшәүче апайлары алып кайткан матур кәгазьле кәнфитләр дә куелгач, өстәлгә байлар төсе керде. Чоры өчен барлык гореф-гадәтләр дә үтәлде инде,-дип, Гыйззениса апа көлемсерәп куйды.

...Тормыш диңгезендә илле ел бергә гомер кичү - сирәк кешеләргә генә эләгә торган олы бәхет ул. Икесе дә терлекчелектә лаеклы ялга чыкканчы эшләгәннәр. Ясир абый колхозда 65 яшенә кадәр төрле вазифалар башкарган: ветеринария фельдшеры, терлекләрне ясалма орлыкландыру технигы, тегермәнче. Гыйззениса апа яшь терлекләр тәрбияләгән.

- Һәр чорның үз авырлыгы бар. Ул чакта да сыер асрадык, ә продукциясен туйганчы ашый алмадык. Сөтеннән катык ясап, Шәмәрдән базарында акчага әйләндердек, май белән салым түләдек. Без генә түгел, ул заманда күп кеше шулай итеп тормыш алып барырга мәҗбүр булды,-ди Ясир абый.

Өлкәннәр үз өлешләренә туры килгән заман авырлыкларын искә төшереп, бүгенге тормышның муллыгына куандылар.

- Әтиләре аракы эчеп, тәмәке тартып гомер итмәде, биш малайны да үз үрнәгендә тәрбияләде. Яшүсмер чакларында берсен дә игътибарыннан ычкындырмады. Җәй көннәрендә кичке сәгать унбер тулуга, капка төбенә чыгып, сызгырып кына чакырды. Йортта һәркайсының хезмәте бүленгән иде. Шуңа күрә яшьтән вакытның кадерен белергә өйрәнеп үстеләр, азып-тузып йөрмәделәр,-ди ана уллары белән горурланып.

Хәзерге көндә Ясир абый белән Гыйззениса апа төп нигездә икесе генә яшиләр. Улларының бишесе дә гаилә корып, үз йортларын булдырганнар. Игезәк уллары Заһир белән Таһир Олыяз авылында яшиләр. Әти-әниләренең барлык эшләрен алар башкара. Булат Балтач районында тора. Эшмәкәрлек белән шөгыльләнә, шәхси кибетләр тота. Илнур исә Чаллыда янгын сүндерү частенда җаваплы хезмәт башкара. Соңарып һәм көттереп туган кызлары Мансура - Биектау районында санитария табибәсе.

 - Мансурабызга абыйлары җыйналып йорт салып бирделәр. Ялгыз кала дип борчыла идек, Аллага шөкер, тормышка чыгып, 42 яшендә бала тапты. Оныкларыбызның тугызы да малайлар иде, менә унынчысы кыз булды,-ди Гыйззениса апа.

Шулвакыт ишек ачылды. Аннан зарыгып көткән олы уллары Рушан кайтып керде. "Шушы көннәрдә отпускага чыгам", -дип хәбәр иткән булган ул. Гыйззениса апа шул көннән камыр ризыкларын пешереп, Ясир абый белән капка ачылган саен улын көткән. Рушан - белгечлеге буенча урманчы. Башта Лубян техникумын, аннары Йошкар-Ола һәм Санкт-Петербург университетларын тәмамлаган һәм озак еллар Иркутскида җаваплы вазифалар башкарган. Узган ел ул әти-әнисенең чакыруы буенча (улларының читтә калуын теләмәгәннәр) Казанга күченеп кайтып, «Оргсинтез» заводында эшли башлаган.

Әйе, Ясир абый белән Гыйззениса апа балаларының белемле булуларын теләгәннәр һәм алтысына да күңелләренә хуш килгән белгечлек алырга мөмкинлек биргәннәр.

- Язганны күрәсең, чәчкәнне урасың. Шуңа күрә Аллаһ Тәгаләдән балаларыма иман байлыгы сорыйм,-ди Олыяз авылының абыстае итеп хөрмәтләнә торган намаз әһеле Гыйззениса апа. Үзе тыйнак кына: "Олылап чакыргач, Коръән укырга барам. Зинһар, мине абыстай дип яза күрмәгез. Әнием бик укымышлы иде, балачагымнан намаз тәртибенә өйрәтте. Дога уку кешенең саклаучы фәрештәсе кебек бит ул. Намаз исә күңелне сафландыра, тәнне җиңеләйтә торган гамәл. Аллаһ Тәгаләне олылап сәҗдә кылу - гомерем буе яшәү рәвешем булды",-дип яулык читләрен рәтләп куйды.

Нәгыймовлар - башкаларны кабатламый торган үзенчәлекле гомер иткәннәр, милли рухта дисәк, дөресрәк булыр. Алар үз күңелләрендәге изгелек төшенчәсен балаларына да бирә алганнар. Өлкәннәрнең яшәү рәвешләренең аклыгы йорттагы тәртиптә һәм ишек алларының чисталыгында да чагыла...


Просмотров: 1567 | Добавил: Призидент | Рейтинг: 0.0/0 |
Всего комментариев: 1
1 Призидент  
0
happy Бик тэ яхшы!!


Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
» Поиск
» Календарь
«  Октябрь 2007  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
293031
» Архив записей
» Друзья сайта

Olujaz.ru © 2024
 Каталог сайтов Республика Татарстан - Каталог сайтов Tatarstan.Net - все сайты Татарстана Rambler's Top100 Яндекс цитирования