Душамбе, 18.02.2019, 11:44
Вы вошли как Кунак | Группа "Гости" | RSS
Главная | Авылым тарихы | Мой профиль | Выход
» Меню сайта
» Категории раздела
Мои файлы [4]
» Наш опрос
Сез кайдан буласыз?
Всего ответов: 1894
» Статистика

Онлайн барысы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0

» Форма входа
Главная » Файлы » Мои файлы

Тарихи чыганактан озек
[ ] 27.01.2010, 23:30


I бүлек. Казан ханлыгында феодал вассаллык мөнәсәбәтләрнең
тарихи нигезе һәм төп принциплары

1.1. Казан ханлыгы оешуының алшартлары һәм төп факторлары
Казан ханлыгының оешу алшартларын тикшерү ханлык тормышын өйрәнүдә мөһим башлангыч чара булып тора. Чөнки ханлык оешуга чаклы булган вәзгыять яңа оешкан дәүләтнең сәяси-иҗтимагый төзелешенә һәм икътисадый тормышына көчле йогынты ясаган.
Үзбәк хан үлгәннән соң (1342) Алтын Урда дәүләтендә ызгыш-талаш, тәхет тирәсендә чуалышлар башлана. Нәтиҗәдә дәүләт хәлсезләнеп, таркала башлый. Бу хәлдән файдаланып, 1361 елда Булат Тимер "Казан Болгарын” басып алган ("овладел Казанской Булгарией” – ПСРЛ, X, 1965, с. 25-26). 1370 елда Болгарда хакимлек Хәсән бәк тарафыннан яулап алына һәм ул Алтын Урдага кергән Казан бәклегенә утыра (ПСРЛ, XI, 1965, с. 12). Алтын Урда ханы Болгар вилайәтен тулаем үз хакимлегенә кайтару омтылышыннан илчесе Асылхуҗа (Ачихожу) аша Суздаль кенәзенә мөрәҗәгать итә. Шул ук көзне Суздаль һәм Новгород кенәзләре җыйган гаскәр ярдәмендә Болгар тәхетенә Алтын Урда ханының үз кешесе Мөхәммәд Солтан утыра. Никон елъязмасында бәян ителгән әлеге хәбәрдән күренгәнчә, "Суздаль һәм Түбән Новгород кенәзе Дмитрий Константинович күп гаскәр җыеп үз абыйсын... үзләрен хәзер казанлылар дип атаучы болгар бәге Хәсәнгә каршы җибәрде” ("Дмитрий Константинович Суздальский и Новгорода Нижнего, собрав воинство много, послал брата своего... ратью на болгарского князя Асана, еже ныне глаголются казанцы” – ПСРЛ, XI, 1965, с. 12). 1376 елгы вакыйгаларда да Хәсән белән Мөхәммәд Солтан "Казан дип аталучы Болгарлар” буларак искә алыналар ("на Болгары, рекше на Казань” – ПСРЛ, XI, 1965, с. 25).
Казан (Болгар) бәге Хәсәннең язмышы тагын бер тарихи хәбәр буенча ачыклана. Казан шәһәре янәшәсендә сакланып калган бер кабер ташы Мир Мәхмүт улы Хәсән бәккә куелган. Әлеге ташны өйрәнгән Һ.В.Йосыпов кабер ташының куелу вакытын XIII гасыр ахыры белән билгели (Юсупов, 1960, табл. 2). Кабер ташында Хәсән бәк "хөрмәтле Солтан”, "Бөек Әмир”, "Җиңүче”, "боеручының ярдәмчесе” ("помощник повелителей”) буларак сурәтләнә. В.Л.Егоров ташның титулларга бай булуы, гарәп-фарсы традициясенә ияреп "Әмир” атамасының XIV-XVI гасырларда кулланышка керүе һәм таштагы язуның үзенчәлекләрен искә алып, аны урыс елъязмаларында искә алынган Хәсән бәкнеке дип яза. Хәсән бәкнең "боеручының ярдәмчесе” буларак аталуы аның Мөхәммәд Солтанның вассалы булганлыгына ишарә итә (Егоров, 1996, с. 296).
Алтын Урда дәүләтенең таркала башлавы нәтиҗәсендә төрле төбәкләр арасында да үзара тарткалашулар башлана. Урта Идел буйларына урыс ушкуйникларының талау һөҗүмнәре ешая. Әлеге сәбәпләр аркасында XIV гасырның икенче яртысыннан башлап Урта Идел төбәгендә зур үзгәрешләр булып уза. Элеккеге Болгар дәүләтенең үзәк җирләрендәге ике-өч шәһәрдән тыш башкалары бушап кала (Фахрутдинов, 1975, с. 88).
1396 елда, Аксак Тимер Алтын Урданы җимергәннән соң, бу җирлектә дүрт бәйсез урда барлыкка килә (Сафаргалиев, 1996, с. 435). Аларның идарәчеләре арасында Алтын Урданы торгызуда беренчелек өчен сугышлар башлана. И.Шильтбергерның шул чорга караган сәяхәтнәмәсендәге: "1407 елда Идегәй Казанны яулап алды”, – дигән хәбәргә таянып (Шильтбергер, 1866, с. 36), Ф.Ш.Мөхәммәдъяров әлеге чорда Казанның да Алтын Урдадан бәйсез булу мөмкинлеге турында фикер әйтә (Мухамедьяров, 1950 , с. 302). Әмма Идегәйнең "Казанны алуы” башка чыганаклар белән расланмый.
Болгар олысында бер билек буларак, Казан дәүләте XIV гасырдан ук яшәп килгән. XIV гасырның өченче чирегендә, Алтын Урданың төньяк өлеше булган элекке Болгар дәүләте чикләрендә төрле билекләр (кенәзлекләр) оешкан. Кайбер материаллар буенча Болгарның үзәк җирендә Болгар, Җүкәтау, Тубылгытау, Балынхуҗа, Кама алды төбәкләрендә Кашан, Казан; Тау ягында Әтрәч, Тәтеш; болгарлашкан бортас җирләрендә Наручад, Темниково (Төмән) шәһәрләренең бәклек үзәкләре булганлыгы күзәтелә (Халиков, 1994, с. 157). Соңгы елларда алып барылган археологик казу эшләре нәтиҗәләре бу җирлектә урнашкан башка шәһәрләрнең дә XIV гасырда яшәгәнлеге турында сөйли. Бу феодал үзәкләр исәбенә Кама алдындагы Чаллы, Кирмән, Дегетле, Омар, Эчке Казан (Урмат), Арча, Тау ягындагы Япанчы, Чура-Барыш, Зөя, Сөки, Тауиле, Танай-Турай шәһәрләре керә. Бу шәһәрләрнең күбесе XIV гасыр ахырында Аксак Тимер яулары һәм аннан соң исән калганнары 1395 елның көзендә өч ай буе урыс гаскәрләре алып барган талау сугышлары нәтиҗәсендә юкка чыккан (ПСРЛ, IV, 1925, с 380). Бу сугышлардан соң әлеге шәһәрләрнең бер өлеше генә торгызыла.
Урта Идел буенда феодал үзәк буларак яшәгән шәһәрләрнең күплеге бу җирлектә Болгар дәүләте чорларыннан ук килгән дәүләтчелек традицияләренең көчле булуы белән аңлатыла. Шул сәбәпле мөмкинчелек тууга ук төбәкләрдә мөстәкыйль билекләргә аерымлану тенденциясе барлыкка килә. Билекләрнең аерымлануга омтылышының икенче сәбәбе икътисадый нигезнең нык булуында чагылыш таба. Болгар төбәгендә икътисадый үсеш утрак тормыш алып барган халыкның хуҗалык эшчәнлегендә интенсив алымнар куллануына бәйле рәвештә аңлатыла.
Урта Идел төбәгенә охшаш вәзгыять Кырым җирләрендә дә туа. Профессор В.Е.Возгрин әлеге җирләрнең Алтын Урда олысларының яшәешендә зур роль уйнаган кабилә башлыклары Ширин, Барын, Аргын, Кыпчак һ.б. арасында бүленеп идарә ителгәнлеге турында яза. Әлеге кланнарның олыс бәкләре белән алар кул астындагы җирле феодалларның аерымланып бәйсезлеккә омтылу теләкләре туры килгән. Кырым бәйлекләрендә бәкләрнең җирләре атасыннан улына күчкән. Салым җыю һәм хөкем системасы да алар кулы астында сакланган. Ә менә Нугай олысларында, утрак тормыш алып бармау сәбәпле, җиргә караш башка төрле булган. Икътисадый яктан ныгыган һәм хәрби яктан да көчле феодал вассаллар, хокукый яисә икътисадый яктан кысынкылык туганда үз бурычларын онытып, оппозициягә күчкәннәр. Әлеге каршылыклар нәтиҗәсендә феодал вассаллар берләшеп яисә аерымланып, бәйсезлеккә омтылып, үзләрен хан буларак та игълан иткәннәр (Возгрин, 1992, с. 148). В.Е.Возгрин Кырым олысының Алтын Урда дәүләтеннән икътисадый һәм сәяси яктан аерымлана башлау сәбәбен утрак тормыш белән яшәү сәбәпле игенчелек һәм бакчачылык белән шөгыльләнүдә дә күрә (Возгрин, 1992, с. 145). Урта Идел төбәгендә исә икътисадый хуҗалык эшчәнлеге Болгар чорларынан ук игенчелеккә бәйле булган. Шул сәбәпле Алтын Урда дәүләтендә аерымлану вәзгыяте тууга Идел-Кама төбәгендәге Болгар, Җүкәтау, Казан кебек башка шәһәрләр нигезендә бәйсезлеккә омтылучы сәяси үзәкләр барлыкка килүен фаразларга мөмкин. Шундый ук вәзгыятьнең Казан ханлыгы оешуы алдыннан Урта Идел җирлегендә тууы да ихтимал.
XV гасырның беренче чирегендә дә Алтын Урда дәүләте җирләрендә чуалышлар дәвам итә. Казан тарихы язмышына бәйле шәхес Олуг Мөхәммәд 1421 елда Кырымга хан итеп куела. Ул 1426-1427 елларда Хаҗитархан белән Болгарны кул астына кертеп, акча суга (Сафаргалиев, 1996, с. 447-451). Жучи Олысы ике өлешкә бүленеп, Идел буеның көнбатыш өлеше Олуг Мөхәммәд кул астында кала. Шул ук чорда Кырым ханы Дәүләт Бирде белән Олуг Мөхәммәд арасында Алтын Урда мирасына дәгъвалык – беренчелек өчен көрәш башлана (Сафаргалиев, 1996, с. 451-452).
Чыганаклар 1429 елда Урта Идел буйларында чума эпидемиясе башлануы турында хәбәр итәләр (Сафаргалиев, 1996, с. 486). 1431 елда Болгарга кенәз Федор Пестрый һөҗүм итә. Күрәсең, бу чорда Болгар тирәсендә Олуг Мөхәммәднең йогынтысы зур булмаган. Олуг Мөхәммәд белән Кече Мөхәммәд арасында 1437 (1438) елдагы сугышлар нәтиҗәсендә Олуг Мөхәммәд авыр хәлдә кала. Ул үз урдасы белән төньякка, урыс кенәзлекләре тарафына килә. Шул ук елны Белев шәһәре тирәсендә үзеннән күпкә зур урыс гаскәрен тар-мар итә. Имеш, соңрак Иделне кичеп, Казан каласына утыра ("...перелезше Волгу и засяде пустую Казань, Саинов юрт” – ПСРЛ, XIX, 1903, с. 19). Әмма әлеге хәбәр, фәндә ышанычлы саналмаган чыганак – "Казан елъязмачысы”ннан алыну сәбәпле төрлечә бәяләнә (Мухамедьяров, 1950, с. 307; Сафаргалиев, 1996, с. 495). Без дә "Казан елъязмачысы”ндагы төгәлсезлекләрнең күплеге һәм фактларның башка чыганаклар белән дәлилләнмәве сәбәпле әлеге хәбәрнең дөрес булуына шик белдерәбез.
Казан ханлыгының төгәл оешу вакыты һәм беренче хан кем булуы һаман да бәхәсле мәсьәлә булып кала. Бер төркем галимнәр Казан ханлыгының башлангыч чорын Чыңгыз токымы Олуг Мөхәммәдкә бәйләп, аны Казанның беренче ханы буларак бәялиләр. Бу фикер "Казан елъязмачысы”на нигезләнеп бәян ителә: "Урда ханы Олуг Мөхәммәд тарафыннан Казан икенче тапкыр көчәеп... явыз агач кебек ачы җимеш бирде...” ("От злаго дерева, реку же от Золотыя Орды, злая, злая, злая ветвь произыды, Казань горки плод изнесе, второе зачася от другаго царя Ординьского. И тот царь Улахмет...” – ПСРЛ, XIX, 1903, с. 20). Бу фикерне Н.М.Карамзин (1842, с. 167-168), И.П.Рычков (1767, с. 81), Н.А.Полевой (1833, с. 333), Ризаэтдин Фәхретдин (1995, 47 б.), М.Г.Худяков (1991, с. 32), Һади Атласи (1992, 199 б.), Д.М.Исхаков һ.б. тарихчылар яклый. "Казан елъязмачысы”, җиде ел хан булып торганнан соң Олуг Мөхәммәднең кече улы Якуб белән берлектә, олы улы Мәхмүд тарафыннан үтерелүен дә бәян итә ("И умре в Казани со юншим своим сыном со Ягупом, оба зарезанны от большего сына своего Мамотяка, от скорпеа змеи, от льва лютыи зверь, кровопеца же...” – ПСРЛ, XIX, 1903, с. 19). Елъязмадан күренгәнчә, аның авторы Казан ханлыгының башлангыч чорын бәян иткәндә тарих язудан бигрәк сәяси хезмәт башкара. Алда билгеләп узган хәбәрләр һәм елъязманың бу вакыйгалардан ким дигәндә 100 елдан соң язылуы сәбәпле әлеге хәбәрләр зур ышаныч уятмый. Башка тарихи язмалар буенча Олуг Мөхәммәднең өченче улы Якупның бертуганы Касыйм белән 1446 елда Мәскәүгә килүе һәм аның соңгы тапкыр 1452 елгы вакыйгаларга бәйле искә алынуы да "Казан елъязмачысы” хәбәрләренә шик төшерә (Вельяминов-Зернов, 1863, с. 3-26; Зайцев, 2004, с. 37-38 ).
Икенче бер урыс чыганагы – Воскресение елъязмасы 1445 елга караган өлештә: "...Шул елның көзендә Олуг Мөхәммәд улы Мәхмүд хан Казан шәһәрендә йорт тотучы Казан бәге Либейне (Алибәй-Галибәк) үтереп, ханлыкка үзе менде”, – дип бәян итә ("Тое же осени Мамотяк Улу-Магметов сын, взял город Казань, вотчича казанского Либея убил, а сам сел в Казани царствовати” – ПСРЛ, VIII, 1859, с. 95). Никон елъязмасы да әлеге язманы кабатлый ("...А царь Мамутяк пришед из Курмыша Казань взял, а казанского князя Азыя убил, а сам на Казани воцарился, и оттоле нача царство быти казанское” – ПСРЛ, XIII, 1965, с. 73). Әлеге хәбәрләрне тикшереп, В.В.Вельяминов-Зернов беренче Казан ханы буларак Олуг Мөхәммәднең улы Мәхмүдне атый (Вельяминов-Зернов, 1864, с. 4-5). Ш.Мәрҗани Галимбәкнең Мәхмүд тарафыннан үтерелүен аның Олуг Мөхәммәд үлеменнән соң Казан ханлыгын кабат үз кул астына кертергә тырышуы белән бәйли (Мәрҗани, 1989, 165 б.). Г.Әхмәров фикеренчә, 1437 елда Галимбәк Казанда Олуг Мөхәммәд хакимлеген таный һәм аның идарәсе кул астына керә. 1445 елда Олуг Мөхәммәд белән Галимбәк үтерелеп, Казан тәхете Мәхмүд хан кулына күчә (Ахмеров, 1998, с. 87-88). Р.Фәхретдин, Н.М.Карамзин һәм С.М.Соловьев хезмәтләренә таянып, Олуг Мөхәммәдне Казанның беренче ханы дип саный һәм Болгар-Казан "чылбырының” эзлеклелеге беркайчан да өзелми дип белдерә. Җимерелгән Казаннны тергезеп идарә итә башлау "яңа дәвер” буларак кына бәяләнә (Фәхретдин, 1995, 28 б.). Тарихта "Казан елъязмачысы”ннан башка бер генә язмада да Олуг Мөхәммәднең Казан ханы булуы турында хәбәр юк.
Ә Мәхмүд турында елъязмачы: "1445 (6953) елның җәендә Казан ханы Мәхмүд зур көч җыеп үзенең бәкләрен олуг кенәз җирләрендәге Суздаль шәһәренә сугышка җибәрде”, – дип бәян итә (ПСРЛ, XIX, 1903, с. 20-21).
Шул ук чыганак 1437 (1438) елда, Белев шәһәре янындагы сугышта Олуг Мөхәммәднең гаскәре 3 мең тирәсе генә булган, дип яза (ПСРЛ, XIX, 1903, с. 16). Әлеге вакыйгадан соң узган 8 ел вакыт эчендә Мәхмүд хан тарафыннан Мәскәү җирләренә 3 тапкыр һөҗүм ясала. Бу очракта Мәскәүгә һөҗүм итәрлек күп санлы гаскәрнең Ока елгасы буйларында яшәгән төркиләр һәм өлешчә Идел-Кама төбәгендә яшәгән җирле бәк-морзалар катнашында тулылануын күрми калу мөмкин түгел.
Мөхәммәд һәм Мәхмүд турында XIX гасыр миссионеры Е.А.Малов көндәлегендә телгә алынган бер хәбәр дә ихтибарга лаек. Язмада Мамадыш өязе Букмыш волосте Олыяз авылы янында табылган көмеш акчалар турында сүз бара. Бу акчаларга "Хан Мөхәммәд бәк Мәхмүд” дип язылган була. Табылган урыннан барлыгы 2 поттан артык акча җыеп алганнар. Имеш, әлеге авыл янында кайсыдыр Казан ханының торак урыны булган (Миссионерские, 1894, с. 17-18).
Казан ханлыгының зур географик мәйданда оешуының төп оеткычы (катализаторы) булып, бу җирлектә феодал вассаллык нигезендә үзидарә системасын урнаштырган һәм төп халык арасында "эреп”, җирле шартларга яраклашкан Алтын Урда идарәчәләре торган. Шул сәбәпле сорау да туа, аның беренче рәтендә кем торган, Казан ханлыгының беренче ханы буларак аталырга кем хокуклы соң?
Безнең фикеребезчә, Олуг Мөхәммәд үзе Казанда булмаса да, хәрби һәм сәяси эшчәнлеге нәтиҗәсендә ханлык оешуга зур этәргеч биргән. Алтын Урда таралган чорда аның Идел буенда ныгып урнашуы, соңрак Мәскәү белән ике арадагы сугышта җиңүе, Казан тарафындагы төрле халык һәм җирләрнең бер үзәккә оешуына этәргеч ясый. Һәм, әйтергә кирәк, бу оешу нигездә тыныч шартларда һәм кан коюсыз үтә. Берләшү омтылышы Мәскәү тарафыннан янаган куркынычка каршы торудан да барлыкка килә. Казан дәүләтенең беренче ханы буларак, Олуг Мөхәммәднең олы улы Мәхмүд идарә иткән.
Казан ханлыгының төп җирләрендәге феодал билекләр Олуг Мөхәммәд династиясе кул астында берләшкәннәр яисә берләштерелгәннәр. Тарихи язмаларда Казан кенәзлегеннән тыш Кашан, Арча, Алабуга, Чаллы кенәзлекләре турында да төрле хәбәрләр бар. Бу очракта Казан җире Болгар, Алтын Урда дәүләтләренең дәвамы, бер өлеше буларак карала ала. Казан ханлыгы дәүләт буларак әлеге төбәкләрдәге әмирлек, билекләрнең үзара берләшүеннән яисә көч белән берләштерүдән төзелә. Шул сәбәпле ханлыкка кергән җирләрдә феодал вассаллык мөнәсәбәтләре урнаша.
Ханлык үзәген тәшкил иткән элеккеге Казан билеге, башка җирле билекләр – феодал үзәкләр белән чагыштырганда иң зурысы һәм көчлесе булган. Моңа Казан шәһәренең географик һәм хәрби саклану чараларына бәйле стратегик яктан уңайлы урында урнашуы да сәбәпче булгандыр. Казан шәһәре сәүдә, су юллары өчен уңайлы Идел елгасы янәшәсендә урнашкан. Мул сулы Казан елгасының Иделгә кушылган өлешендә терлек азыгы күп. Казан елгасының урта һәм өске өлеше яшәү шартлары өчен уңайлы үзәнле елгаларга һәм игенчелек белән шөгыльләнү мөмкинлеге тудырган уңдырышлы җирләргә бай. Казан шәһәре иң зур куркыныч тудырган Мәскәү кенәзлеге экспансиясенә каршы тору өчен дә уңайлы җирдә урнашкан.
Алтын Урда җирлегендә барган тарихи процесслар Идел-Чулман төбәгендә яшәгән халыкларга да зур йогынты ясый. Үзәкнең зәгыйфләнүе Алтын Урда чорында ныгып калган Мәскәү дәүләтенә үзенең колониаль басып алу планнарын тормышка ашырырга җирлек тудыра. Шул сәбәпле XIV гасыр ахырыннан XV гасыр урталарына чаклы Идел-Чулман җирләрендә тынгысыз тормыш дәвам итә. Бу куркыныч бигрәк тә мукшы, чуаш һәм мари халыклары яшәгән җирләргә кагыла. Шуңа күрә Казан җиренә Олуг Мөхәммәд улы Мәхмүднең килеп урнашуы, "Казан елъязмачысы” сүзләренә караганда, тирә-як халкын дәртләндереп кенә җибәрә. Алар үзләренең көчле хан канаты астында туплануларында иминлек билгесе күрәләр. Бу турыда "Казан елъязмачысы”: "Әсирлектән котылып калган Казан халкы – болгарлар, төрле Казан олысларыннан килгән Сарачин һәм Чирмешләр дә аңа үзләренең бар бәлаләрдән, урыс ягыннан килгән яулардан яклаучы, ханлыкны төзүче булуын сорап, ялындылар”, – дип яза ("...и нача забиратися срачинии и черемиса, развие по улусам Казанским, и рады ему быша, а из оставшиеся от плена худыя Болгары молиша его, Казанцы, быти ему заступнику бедам их, и помощника от насилья, воевания Рускаго, и быти царству строителя...” – ПСРЛ, XIX, 1903, с. 19). Урта Идел төбәгендә яшәгән халыкларның берләшмәсе – Казан ханлыгы барлыкка килүендә Мәскәү кенәзлеге үзенә куркыныч тууын күрә. Ханлык оешканнан соң Казан хәбәрләре урыс чыганакларында еш искә алына башлый. "Казан елъязмачысы” Казан җирендә Олуг Мөхәммәд, яисә аның улы Мәхмүднең тәхеткә утыруы, ханлыкның халык теләве буенча, ирекле рәвештә төзелгән дип яза. Кызганычка каршы, Казан тәхетенә чыңгызыйлар утыруына җирле халыкның мөнәсәбәте башка чыганакларда чагылыш тапмый. Нәтиҗәдә Алтын Урда җирләреннән килгән идарәчеләргә карата булган караш бер (ул да булса шикле) чыганакка гына таянып, бер яклы гына шәрехләнә. Күрәсең, Урта Идел төбәгендә көчле хакимият урнашу җирле халык тарафыннан уңай кабул ителгән. Бу очракта Алтын Урда дәүләтеннән килгән идарәчеләрнең бер тел һәм диндә булулары да үз ролен уйнамый калмагандыр. Шул ук вакытта чыңгызыйлар тарафыннан җирле феодалларның җиргә булган хокукларының инкар ителмәгәнлеген дә фаразларга була. Казан ханлыгы җирлегендә тыныч икътисади үсеш мөмкинчелекләре туып, Урта Идел төбәгендә яшәгән күп төрле халыкларның матди һәм рухи яшәешенең иминлегенә юл ачыла.
Казан ханлыгы җирлегендә формалашучы феодал катлам Алтын Урда җирлегеннән килгән эре хәрби феодаллар исәбенә ныгый. Чыганаклар күрсәткәнчә, бу төбәккә "төрле илләрдән, Алтын Урда, Хаҗитархан, Азак, Кырымнардан... килеп, Алтын Урда урынына Казан – бушап калган Саин йортын, Яңа Урда итеп көчәйттеләр” ("И начаша збиратися ко царю мнози варвари отъ различныхъ странъ, ото Златыя Орды и отъ Асторохани, отъ Азуева и отъ Крыма, и нача изнемогати время то и Великая Орда Золотая, усиляти и укре плятися вместо Золоты Орды Казань, новая орда, запустевши Саиновъ юртъ...” – ПСРЛ, XIX, 1903, с. 19-20). Бу исәптән Олуг Мөхәммәд белән бергә Алтын Урда һәм Кырым тарафларыннан килгән 3000 кешенең дә Казан җирлегендә төпләнеп калуын әйтергә кирәк (ПСРЛ, XIX, 1903, с. 18). Башка бер чыганак 1445 елның язында Олуг Мөхәммәд һәм аның улы Мәхмүд янына Чиркәстән 2000 казак (сугышчы) килүе турында хәбәр итә (ПСРЛ, XXIII, 1965, с. 151). Соңрак та Казан ханлыгы халкы күрше Нугай Урдасы, Кырым, Себер һәм Хаҗитархан тарафларыннан күченеп килүчеләр исәбенә арта. Казанда хан булып Кырым династиясеннән чыккан Гәрәйләр токымы урнашкач, читтән килүчеләрнең күбесе Кырым тарафыннан агыла ("И придоша с ним (Сапкирея) в Казань и многие с ним Крымские уланове, князи и мурзы...” – ПСРЛ, XIX, 1903, с. 31).
Соңгы елларда чыккан тарихи әдәбиятта Казан ханлыгының башлангыч тарихын чыңгызлы Олуг Мөхәммәд һәм аның варисларына чаклы чордан ук башлау кирәклеге дә күрсәтелә башланды (Алишев, 2002, 74-75 бб.). Тарихта калган "Казан Урдасы”, "Казан кенәзе” кебек атамаларга таянып, Казан җирләгендә оешкан феодал берләшмәнең тарихын тагын да киңрәк вакыт аралыгында өйрәнү мөмкинчелеге туа.
Казан ханлыгының башлангыч чорын билгеләү мәсьәләсендә С.Х.Алишев фикерләре игътибарга лаек. Ул, Болгар-Казан кенәзлекләре турындагы хәбәрләргә анализ ясап: "Казан дәүләтен (ханлыгын) Олуг Мөхәммәд тә, Мәхмүд тә төземәгәннәр, 1445 елда бары династияләр генә алмашынган. Галимбәк үлгәч, Болгар династиясе тукталган, аның урынына Алтын Урдадан килгән Олуг Мөхәммәд династиясе урнашкан. Казан дәүләте исә XIV гасырдан ук яшәп килгән”, – дип яза (Алишев, 2003, 22-23 бб.).
Казан җирлегендә ханлык оешу сәбәпле телгә алынган Галимбәк 1576 елга караган Рәсәй белән Нугай Урдасы арасындагы илчелек элемтәләре кенәгәсендә дә ("Посольская книга”) искә алына. Нугай Урдасыннан Урус морза Мәскәү кенәзе Иван Васильевичка җибәргән ярлыгында: "әтисе Нуретдин морзага Тимер Котлыг хан да 40 мең алтын..., Сафа Гәрәй дә 40 мең алтын түләде”, – ди. Шул ук түләмнәрне әлеге җирләрне яулап алган Мәскәү кенәзенең үзенә түләргә куша. Бу турыда Мәскәү кенәзе җавап хатында: "И царев Темир Кутлуев юрт Астрахань, и Алибаев, и Алтыб(ае)в юрт, и Болгарский царев юрт, и Ардыбаев с тридцатью тюмени со всем в наших руках стоит...”, – дип, хәбәр итә (Посольская, 2003, с. 47). Әлеге язмага тарихчы В.В.Трепавлов аңлатма биреп: "язмада күрсәтелгән Алибай һәм Алты(н)бай әлеге очракта, күрәсең, Казан ханлыгының беренче җирле кенәзләре булган”, – дип яза (Посольская, 2003, с.82). Татар халкы риваятьләре буенча, Галим бәк белән Алтын бәк Болгар ханы Габдулланың уллары булганнар, Аксак Тимер явы вакытында җимерелгән Болгардан качып, Казан һәм Эчке Казан шәһәрләренә нигез салганнар, имеш. Илчелек китабында Галим бәк ("Алибаев”) һәм Алтын бәк ("Алтыбаев”) биләмәләре йорт буларак, Болгар шәһәре хан ("царев”) йорты буларак искә алынуы игътибарга лаек. Казан ханлыгы оешканчыга чаклы әлеге җирләрдә Болгар йортының олыслары булган, дип фикер йөртергә мөмкин. Шул сәбәпле Галим бәк белән Алтын бәк Болгар олысы белән феодал вассаллык мөнәсәбәтләрендә торган Казан шәһәре тирәсендәге җирләрнең олыс бәкләре буларак күзаллана. Күрәсең, 1431 елда Болгар шәһәре яшәүдән туктагач, әлеге җирләрдәге хакимлек Олуг Мөхәммәд варислары килгәнгә чаклы ук Казан олысына күчә.
Казан җире чыңгызыйлар династиясе килеп урнашканчыга чаклы урыс елъязмаларында кенәзлек, билек буларак кына искә алына (ПСРЛ, XIX, 1903, с.13). Чыңгызыйлар тарафыннан Идел-Кама буендагы билекләр берләштерелә. Төрле биләмәләр һәм үзәк хакимият арасында феодал вассаллык мөнәсәбәтләре урнашып, Казан кенәзлеге ханлыкка әверелә. Кенәзлекләрнең берләшүе яңа оешманың (ханлыкның) статусын күтәрә. Казан ханлыгының хәрби көче үсә, сәүдә эшчәнлеге киң җәелеп, икътисадый мөмкинчелекләре арта. Чыңгызыйлар династиясе урнашканнан соң Казан җире "царство” – ханлык буларак бәяләнә башлый (ПСРЛ, XIX, 1903, с. 19). Нәтиҗәдә Казан җиренең "XIV гасырдан ук яшәп килгән”леген ханлык буларак түгел, бәлки аерым билек (кенәзлек) буларак кына өйрәнү мөмкинлеге калкып чыга. Әлеге закончылык Мәскәү кенәзлегенә дә хас. Мәскәү дәүләте асылда Казан ханлыгын алгач кына тулы канлы патшалыкка ("царство”) әйләнә.
Шул чордагы язмаларда Казан ханлыгы төрлечә атала. Мәсәлән, Мөхәммәд Әмин ханның илчесе Хаким Бирде аша 1506 елда Польша короле Александрга күндергән ярлыгында Казан ханлыгы: "йортымыз”, "ханлыгымыз”, "илемез”, "илем-йортым” дип аталган (Миңнегулов, 2003, 146-150 бб.).
Шулай итеп, Казан кенәзлегенең яңа статуста, ханлык буларак яши башлау дәвере Урта Идел төбәгенә чыңгызыйларның тәхеткә ия варислары килеп, турыдан-туры идарә итүләреннән башлана. Казан ханлыгын болгар, Алтын Урда чорларыннан ук яшәп килгән билекләрнең, Урта Идел төбәгендә яшәүче халыкларның Казан билеге тирәсендә феодал вассаллык шартларында оешкан үзирекле берләшмәсе буларак күзалларга мөмкин. Шул сәбәпле ул Болгар дәүләтенең дә, Алтын Урда – Җучи Олысының да уртак варисы буларак каралырга һәм өйрәнелергә лаек.

Категория: Мои файлы | Добавил: Призидент
Просмотров: 2000 | Загрузок: 0 | Рейтинг: 5.0/2 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
» Поиск
» Друзья сайта

Olujaz.ru © 2019
 Каталог сайтов Республика Татарстан - Каталог сайтов Tatarstan.Net - все сайты Татарстана Rambler's Top100 Яндекс цитирования