Якшэмбе, 19.05.2024, 03:40
Вы вошли как Кунак | Группа "Гости" | RSS
Главная | спорт | Мой профиль | Выход
» Меню сайта
» Категории раздела
» Наш опрос
Сез кайдан буласыз?
Всего ответов: 1930
» Статистика

Онлайн барысы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0

» Форма входа
Март ае Саба районы өчен  республиканың яшь көрәшчеләрен кабул итү белән билгеле. Инде икенче ел рәттән район үзәгендә ТРның татар-башкорт көрәше Федерациясе кубогына көрәш ярышлары үтте.
   15 март көнне Сабага Республикабызның 25 районыннан 204 яшь көрәшче җыелды. Алар ТРның татар-башкорт көрәше Федерациясе кубогына һәм Татарстан беренчелегенә бил алышты. Баш хөкемдарлык тренер Ирек Гарипов кулында иде. Районыбызда спортка игътибар көннән-көн арта. Әйтик, узган ел спортчыларыбыз 160 төрле Республика һәм Россия бәйгеләрендә катнашкан. Әмма, милли көрәш буенча безнең көчле көндәшләребез дә юк түгел. Мәсәлән - Кукмаралылар. Татар-башкорт Федерациясе кубогы быел аларга насыйп булды. Ә узган елгы ярышларда кубокны  яулаган Саба көрәшчеләре быел 2 нче урын белән генә канәгатьләнде. 3 нче урынны Балык бистәсе, 4 нче урынны Актаныш районы көрәшчеләре алды. Җиңүчеләр диплом, грамота, акчалата премияләр белән бүләкләнделәр, медальләргә ия булдылар.

Просмотров: 1102 | Добавил: Призидент | Дата: 27.03.2008 | Рейтинг: 0.0/0 | Комментарии (0)

Спорт бәйрәмен оештыручы Саба районы мәгариф бүлеге һәм аның каршында эшләп килүче балалар һәм яшьүсмерләрне физик яктан хәзерләү клубы җитәкчелеге: "Бәйгене саф һавада уздыруны максат итеп куйдык, аның организмга һәм кешенең үзенә тәэсир көче югары" - диләр. Бу юлы эстафета ярышлары бераз үзенчәлеклерәк булды. Узышта катнашучылар 2 төркемгә - кызлы гаиләләргә һәм уллы гаиләләргә бүленеп 3 чакрым дистанциядә көч сынашты. Эстафетаны иң элек әтиләр башлап җибәрде. Алардан соң узышны әниләр дәвам итте. Ә ярышны төгәлләү балаларга, ягъни улларына һәм кызларына йөкләнде. Узышларда зона турларында җиңеп чыккан 6 гаилә катнашты. Уллы гаиләләр арасында 1 нче урынны Лесхоздан Миннехановлар, 2 нче урынны Сабадан Миннегуловлар, 3 нче урынны Шәмәрдәннән Галимуллиннар алды. Кызлы гаиләләр арасында 1 нче урынга Эзмәдән Әхәтовлар, 2нчегә Икшермәдән Шәрифуллиннар, 3нче урынга Сабадан Шәйдуллиннар ия булды.  Аларга район мәгариф бүлеге җитәкчесе Ш.Зиннуров мактау грамоталары, акчалата премияләр  тапшырды. Хатын-кызларга бәйрәм атрибуты - чәчәк бәйләмнәре  бүләк  ителде.

Просмотров: 2930 | Добавил: Призидент | Дата: 27.03.2008 | Рейтинг: 4.2/6 | Комментарии (0)

« 1 2
» Поиск
» Календарь
«  Май 2024  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
2728293031
» Архив записей
» Друзья сайта

Olujaz.ru © 2024
 Каталог сайтов Республика Татарстан - Каталог сайтов Tatarstan.Net - все сайты Татарстана Rambler's Top100 Яндекс цитирования