Якшэмбе, 19.05.2024, 06:26
Вы вошли как Кунак | Группа "Гости" | RSS
Главная | спорт | Мой профиль | Выход
» Меню сайта
» Категории раздела
» Наш опрос
Сез кайдан буласыз?
Всего ответов: 1930
» Статистика

Онлайн барысы: 2
Кунаклар: 2
Кулланучылар: 0

» Форма входа
Главная » 2008 » Апрель » 1 » Лесхозда теннис
Лесхозда теннис
20:49

Бу көннәрдә Лесхоздагы "Нарат" боз сараенда республиканың һәм Россиянең яшь теннисчылары көч сынаша.

Инде менә 7 нче ел рәттән районыбызда РСФСР һәм ТАССРның атказанган урманчысы, "Почет билгесе" һәм "Октябрь революциясе" орденнары кавалеры Нургали Миннеханов истәлегенә өстәл теннисы буенча Бөтенроссия турниры үткәрелә. Анда республикабызның барлык районнарыннан һәм Россия төбәкләреннән килгән көчле теннисчылар, Россия, Европа чемпионнары, спорт мастерлары  ярыша. Быел да 23 районнан, Түбән Новгорд, Самара, Мәскәү, УФА кебек Россия шәһәрләреннән 200ләп  яшь спортчы Лесхозның "Нарат" боз сараенда 16 өстәлдә көч сынашты. Спортның бу төре 60 нчы елларда физик тәрбия дәресләренеңпрограммасына кертелгән була, соңрак аңа игътибар кими. Республикада теннисның икенче тормышы 90 нчы еллар ахырында башлана. Бүген исә бездә Россия, Европа чемпионнары белән көч сынашырдай теннисчылар үсеп килә. Өстәл теннисын 20 елдан артык уйнаучы Россия һәм Европа чемпионы  Наталья Пятерекова әнә шулай дип белдерде. Бүгенге заманда зур спорт иганәчеләр исеме белән бәйле. Нургали Миннеханов истәлегенә үтүче өстәл теннисы турниры исә "Карамай" акционерлык җәмгыяте генераль директоры, якташыбыз Алимас Вәлиев ярдәме белән үткәрелә. Саба районы мәктәпләренә, спорт залларына да аның тырышлыгы белән 40ка якын теннис өстәле, ракеткалар кайтарыла. Бөтероссия күләмендәге турнир 3 көн дәвамында команда һәм шәхси беренчелеккә бара. Урыннар Россиянең иң көчле спортчылары һәм республика теннисчыларына аерым билгеләнә. Нәтиҗәдә, кызлар арасында беренчелекне Т.Новгородтан Наталья Абрамова ала. Егетләрдән пьедесталның иң югары баскычына шулай ук Т.Новгородтан Юрий Рыжов менә. Республика теннисчылары арасында 1нче урынга лаек дип табылган кыз Анна Смирнова була., егетләр арасында мондый дәрәҗәгә Мамадыштан Вячеслав Кириллов ирешә. Ә турнирның күчмә кубогы Алексеевск районы командасына бирелә.
Просмотров: 1390 | Добавил: Призидент | Рейтинг: 0.0/0 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
» Поиск
» Календарь
«  Апрель 2008  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
 123456
78910111213
14151617181920
21222324252627
282930
» Архив записей
» Друзья сайта

Olujaz.ru © 2024
 Каталог сайтов Республика Татарстан - Каталог сайтов Tatarstan.Net - все сайты Татарстана Rambler's Top100 Яндекс цитирования